10. Рамазан дәресләре. Юмартлык ае.

21 Июня 2016

Аллаһ — юмарт, бу айда Аның юмартлыгы тагын да арта. Изге рамазанда Аллаһ кешелеккә соңгы пәйгамбәрен бүләк итте, ахыр китабын иңдерде.

Адәмнәрнең иң юмарты — пәйгамбәребез Мөхәммәт, рамазанда аның юмартлыгы тагын да арта иде. Кешеләр аның юмартлыгын төрле яктан тоеп тордылар: мохтаҗлыкка төшкәнгә сәдака бирү, ачыкканны ашату, сусаганны эчертү, авырлыкта калганга ярдәм итү, адашканга юл күрсәтү, кайгы килгәнне юату...

Пәйгамбәребез үзендә булганны беркайчан да тотып утырмады, бер кешегә бүләк яки сәдака бирсә, беркайчан да «үземә калмас» дип бирмәде. Аның юмартлыгын күреп, күпме дошманнары аның динен кабул иттеләр.

Әнәс ибн Мәлик: «Кайбер кешеләр ислам динен дөньялары өчен кабул иттеләр. Әмма кич җиткәнче ислам алар өчен бөтен дөньядан һәм анда булган нәрсәләрдән кадерлерәк була иде», — диде (Мөслим риваяте).

Җәбир исемле сәхабә: «Аллаһының илчесеннән берәр нәрсә сорасалар, аның беркайчан да юк дигәне, булмады», — диде (Б-М).

Аллаһының бәндәләренә карата юмарт булган кешегә Аллаһ та юмарт булыр.

Борыңгы галимнәрнең берсеннән: «Ураза нинди максат белән әмер ителде?» — дип сорагач, ул: «Байлар ачлыкның тәмен татысыннар, ач кешеләрне онытмасыннар өчен», — дигән. «Ачның хәлен тук белмәс», — дигән шушы инде ул.

Пәйгамбәр вакытында кайбер кешеләрнең ризыклары үзләренә генә җитәрлек булган, әмма алар ярлылардан башка ифтар табынына утырмаганнар.
Пәйгамбәребез: «Кем Рамазанда бер рузәлегә авыз ачтыра, аңа ул рузә тотучыга булган савап языла. Моның белән рузәленең савабы да кимемәс», — диде.

Сөбханәллаһ, уразаңны тоттың икән, авызны ялгызың ачма. Ифтар табыныңнан бер генә уразалы авыз итсә дә, синең гамәл дәфтәреңә тагын бер көнлек ураза савабы языла. Әмма бу сине бер көн уразадан азат итми.

Әлбәттә юмартлык — акча бирү генә түгел. Ибн Раҗәб: «Юмартлык — ул тиешле әйберне тиешле кешесенә ирештерү була. Юмартлык сәдака бирүдән киңрәк нәрсә», — дигән.

Мөлкәт иясе байлыгыннан бирә. Кемдер азык-төлек белән ярдәм итә. Кайвакыт, камыр куйганда ике калак оныңны күбрәк кушсаң, өч коймакка артык чыга. Шуны күрше әбиеңә күчтәнәч итеп кертсәң, күпме рәхмәт ишетәсең, изге догасын аласың.

Пәйгамбәребез: «Шулпа пешергәндә суын күбрәк ит, күршеңне дә хөрмәт ит», — диде.

Кемнеңдер әҗәтләрен түләргә булышырга мөмкин. Кемгәдер баласына операция ясарга кирәк. Бер әбинең ашарына җитә, даруына калмый. Кайберәүләрнең: «Хәзер мохтаҗ кешеләр юк инде», — дип әйтүләре үзләренең саранлыкларын аклау гына. Мохтаҗлар бар икән, димәк безгә изгелек кылырга мөмкинлек тә була.

Кайбер кеше бик мохтаҗ була, әмма акчага түгел. Аңа игътибар җитми, кыйбласын югалткан, нәсихәт-киңәш кирәк. Кемдер башына төшкән бәладән чыгу юлын таба алмый.

Кешегә еш кына матур итеп сәлам бирсәң, хәлен сорашсаң, көләч йөзеңне, матур итеп елмаюыңны кызганмасаң да иң зур юмартлык булырга мөмкин.

Пәйгамбәребез: «Кешеләрнең иң сараны — сәлам бирүдә саран булганы», — диде. шулай ук: «Кардәшеңне күреп елмаюың сәдакадан китәр», — диде.
Киң күңелле, көләч йөзле булыйк. Аеруча изге айда бер-беребезгә карата юмартлык күрсәтик, саран-комсыз булмыйк.

Ий, Раббым, безгә киң йөрәкләр, ачык күңелләр бир. Безне күңел тарлыгыннан сакла. Әмин.
Поделиться ссылкой:
Время намаза на 29.03.2024

00

:

00

:

00

Фаджр — 4:49
Восход — 6:28
Зухр — 12:53
Аср — 16:21
Магриб — 19:18
Иша — 20:52

Расписание на месяц

Фаза луны
18 лунный день
Стареющая Луна
Видимость: 83%
Один аят из Корана

«Совершайте намаз и выплачивайте закят. Все то доброе, что вы предварите для себя, вы найдете у Аллаха. Воистину, Аллах видит то, что вы совершаете.»

Аят 110, Сура 2 «Аль-Бакара»