11. Рамазан дәресләре. Тәүбә ае.

23 Июня 2016

Рамазан — гөнаһ-хаталардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру ае.

Аллаһы Тәгалә кешегә тышкы һәм эчке пакьлек, матди һәм рухи матурлык бирә. Кыяфәте күркәм, киеме-тәне чиста, чәче-башы таралган кеше белән аралашуы күңелле. Ләкин, киемне юып тормасаң, аның матурлыгы китә, чәчне тарамасаң туза, тәнне госелләп тормасаң, аның күрке бетә.

Нәкъ шулай, адәм баласының күңеле дә керләнеп, аның эчке яме бетә. Кием кердән, кеше хатадан имин түгел. Йөрәк еш кына шайтан коткысына, дөнья фетнәләренә бирелә. Гөнаһ кылган саен, күңелдә кара таплар барлыкка килә. Тап арты тап өстәлеп, күңел бөтенләй карала. Каралган күңел: сизми, күрми, ишетми, ахыр чиктә мәеткә әйләнә.

Каралган бәгырьләрне ничек агартырга? Авырган күңелләрне ничек терелтергә, мәрткә киткән күңелләрне ничек уятырга? Аллаһ — Рәхимле, Ул безгә караңгылыктан нурга чыгу юлын күрсәтә: киемеңә тап төшсә, Аллаһ биргән сулар аны җебетә. Күңел керләреннән арыну өчен Раббыбыз тәүбә ишекләрен ача.

Тәүбә — кайту дигәнне аңлата. Газиз анасын үпкәләтеп, өеннән чыгып киткән бала кайчан гына борылып кайтса да, рәхимле ана йөрәге аны кабул итә. Аллаһының баласы юк, әмма аның коллары бар.

Пәйгамбәребез: «Аллаһ үзенең колларына ана үз баласына карый да рәхимлерәк», — диде (Б-М). Тукай да: «Ул-рәхимле, әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!» — дип яза.
Киемне юып аның табы бетә, бәндә Раббысына тәүбә итеп, Аллаһ аның гөнаһасын сөртә. Аллаһ бәндәләренең күпме җинаятьләренә, гафиллекләренә сабыр итә. Бәлки аңлар, бәлки төзәлер, — дип, ишекләрен киң ачып көтә. Аллаһ: «Әй, бәндәләрем, сез көне-төне хаталанасыз, ә мин бар гөнаһларны да гафу итәм. Миннән гафу сорагыз, сезне кичерермен», — дип вәгъдә итә.

Җир өстендә хатасыз кеше юк. Пәйгамбәребез: «Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның да иң хәерлеләре — тәүбә итүчеләре», — диде (Тирмизи риваяте).

Кайвакыт, Раббыбызның хакын үтәп бетермибез: гыйбадәтләргә кимчелек китерәбез, хәрамнарга җиңел карыйбыз... Кайвакыт, әти-әниләребез каршындагы бурычларыбызга салкын карыйбыз. Кайвакыт, кардәшләргә, гаиләбезгә, тирә-юньгә карата гаделсезлекләр кылырга мөмкинбез.

Минем бер гөнаһым да юк, — дигән кеше, иң гөнаһлы кеше була. Чөнки, аның гөнаһлары шулкадәр күп, хәтта күңел күзе сукыраеп, ул үз гөнаһларын күрми. Бер кеше Хузәйфә исемле сәхабә янына килеп: «Мин үземне икейөзле түгел микән?» — дип куркам, дигәч, ул: «Икейөзле булсаң, курыкмас идең», — дип җавап кайтарган
Поделиться ссылкой:
Время намаза на 19.04.2024

00

:

00

:

00

Фаджр — 3:56
Восход — 5:39
Зухр — 12:48
Аср — 16:49
Магриб — 19:56
Иша — 21:32

Расписание на месяц

Фаза луны
10 лунный день
Растущая Луна
Видимость: 76.18%
Один аят из Корана

«О те, которые уверовали! Обратитесь за помощью к терпению и намазу. Воистину, Аллах — с терпеливыми.»

Аят 153, Сура 2 «Аль-Бакара»