5. Рамазан дәресләре. Изгелекләр ае.

10 Июня 2016

Рамазан — изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекәр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.

Пәйгамбәребез әйтте: «Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр, җәһәннәм ишекләре ябылыр, берсе дә ачылмас. Җәннәт ишекләре ачылыр, берсе дә ябылмас. Күкләрдән Аллаһының бер фәрештәсе кешеләргә юнәлеп әйтер: „Әй изгелек сөюче, изгелеккә омтыл. Әй, явызлык кылучы, начарлыктан котыл“. Бу айда, Аллаһы Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр. Уттан котылу — Рамазанның һәр кичендәдер».

Һәр эшнең үз вакыты, үз фасылы бар. Игенче кыштан сабанын хәстәрли. Яздан чәчә, көздән җыя. Изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыңнан арыну өчен иң хәерле вакыт — Рамазан ае.

Еш кына ризык һәм судан мәхрүм булып тору сәбәпле тәннең көче китә, кешене йокы баса, ялкаулыгы җиңә. Ләкин, рамазан — ялкаулык ае түгел. Раббым безне шушы загыйфьлегебезне җиңәргә, нәфесебез белән көрәшергә, күбрәк изгелекләр кылырга, күбрәк савап җыеп, җәннәт бакчаларына ашкынырга чакыра. Аллаһ бәндәләренең һәр тырышлыгын күрә.

Пәйгамбәребез: «Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрум калды», — диде (Табәрани риваяте).

Рамазанның төп гыйбадәтләреннән тыш, Раббым безгә бик күп игелекләр кылырга мөмкинлек бирә. Каршыбызга чыккан бер изгелекне дә кечкенә дип карамыйк. Бәлки шул изгелек кыямәттә Раббыбызның рәхмәтенә ирешүгә сәбәп булыр.

Пәйгамбәребез: «Һичбер изгелекне кимсетмәгез. Коедан үзең өчен күтәргән суны башканың чиләгенә салу, кәрдәшең белән елмаеп сөйләшү кебек изгелеккә дә җиңел карама», — диде (Әхмәт риваяте).

Еш кына кеше зур гыйбадәтләрне кылып, кечкенә изгелекләрне күрми башлый. Ләкин, юлда яткан бер ботакны күреп, шуны алып куйганы өчен җәннәтле булган ирне, сусаган эткә су эчертеп, мәгъфираткә ирешкән хатынны онытмыйк.

Нәфес загыйфьлегенә бирелмик, изгелек кылудан өзелмик. Раббыбыз безгә карый, бездән тырышлыклар көтә. Исемнәребезне үзенең иң изге затлары каршында искә алып безне зурлауларны вәгъдә итә.
Поделиться ссылкой:
Время намаза на 23.04.2024

00

:

00

:

00

Фаджр — 3:45
Восход — 5:30
Зухр — 12:46
Аср — 16:43
Магриб — 20:03
Иша — 21:40

Расписание на месяц

Фаза луны
15 лунный день
Полная Луна
Видимость: 99.92%
Один аят из Корана

«Истина — от твоего Господа. Посему не будь в числе сомневающихся.»

Аят 147, Сура 2 «Аль-Бакара»