Рамазан дәресләре. Шатлык ае.

4 Июня 2016

1. Рамазан — шатлык ае.

Раббыбыз Аллаһка мең-мең шөкерләр булсын, Ул безгә янә изге Рамазан айларын күрергә насыйп итте. Исәнлектә-саулыкта, иминлек һәм иманда изге айны каршы алу бәхетен бирде.

Җир өстенә Аллаһының изге ае килде, әмма, әлеге мизгелләрдә безнең күңелләрдә нинди хисләр яши? Шатлык-сөенеч хисләреме, әллә борчу-кайгылармы? Әлбәттә, өйгә зур кунак килгәндә борчылмый булмый. Ләкин, рамазан аен ислам дөньясы түземсезлек белән сагынып, көтеп алырга тиеш.

Кемнәрдер рамазан сүзен ишеткәч: «Рамазан? Әә, бу айда ашарга да ярамый, кунакка да йөрешеп булмый. Күңел ачулар да бетә», һ.б... Рамазан ае безне нәрсәдәндер мәхрум итәр өчен түгел, киресенчә, Раббысы тарафыннан капчык-капчык бүләкләр, очсыз-кырыйсыз нигъмәтләр тарату өчен килә.

Иман ияләре әлеге кунакны һәр шәһәр һәм авылга, һәр мәчет-мәхәлләгә, һәр өйгә, гаиләгә һәм һәр йөрәккә кертеп, ай дәверендә аның хозурында сөенәләр, аның бәракәт капчыкларын бүлешәләр.

Изге кунак бер капчыгыннан бүләк таратса, икенче капчыгына бәндәләрнең изге айда кылган изгелекләрен җыя. Соңыннан безнең тырышлыкларыбызны Раббысы хозурына алып кайта.

Рамазан җир һәм күкләр Хуҗасының бәракәт капкалары ачыла, җир өстенә рәхмәтләр иңә торган ай.

Пәйгамбәребез кешеләрне шушы ай килү белән шатландыра торган булган.

«Сезгә Рамазан килде, ул бәракәт ае. Бу айда Аллаһ сезләрне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрум калды». (Табәрани риваяте).

Рамазан — күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга шатлык һәм форсаттыр.

Аллаһка шөкер, халкыбыз изге рамазан утын мең елдан артык сүндерми саклап килгән. Газиз әби-бабайларыбыз барлы-юклы сәхәрләре белән җәйге челләләрдә урак өстендә дә руза тотканнар. Сусаудан авыз-иреннәре ярылган, кайтуына да әзер табыны көтмәгән. Бу аларның ни дәрәҗәдә иманнарына тугры, никадәр сабыр булуларын күрсәтә.

Бүген безне кулыбызга урак тоттырып басуга кумыйлар, балаларга мәктәпләрдә авызга калак белән су каптырып рузалы булуыңны тикшереп йөрмиләр. Күпләр суыткычлы өйләрдә яшиләр, суыткычлы атларда йөриләр.

Кызып китсәң тәһарәтләнергә, госелләнергә суы агып тора. Шөкер сәхәренә-ифтарына да ризыгы мулдан. Әгәр шундый авыр заманнарда әби-бабайларыбыз саклап калган әманәтне без бүген күпкә җиңел тормышта саклый алмасак, Раббым бездән разый булмас.

Курыккан эш хәерле була, диләр. Әлбәттә, изге кунакны көтү бераз борчу сала. Кемдер: «көчем җитәрме?» — дип борчыла. Кемдер: «кан басымы артмасмы?» — дип кайгыра. Изге эшкә Аллаһыдан ярдәм сорап, Аның ярдәменә таянып тотынсак, Ул ярдәм итми калмас.

Пәйгамбәребез еш кына намазлардан соң шушы доганы кылган: «Йә, Аллаһ, миңа Сине искә алуда, Сиңа шөкер итүдә һәм күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм бир» (Әбү Даут, әнНәсәи риваятьләре).

Раббым, безгә ихласлык белән изге айны үткәрүләрне насыйп итсен, Үз ярдәменнән ташламасын.
Поделиться ссылкой:
Время намаза на 20.04.2024

00

:

00

:

00

Фаджр — 3:54
Восход — 5:37
Зухр — 12:47
Аср — 16:40
Магриб — 19:58
Иша — 21:34

Расписание на месяц

Фаза луны
11 лунный день
Растущая Луна
Видимость: 83.74%
Один аят из Корана

«Оберегайте намазы, и особенно, средний (послеполуденный) намаз. И стойте перед Аллахом смиренно.»

Аят 238, Сура 2 «Аль-Бакара»