Рамазан дәресләре. Ураза ае.

6 Июня 2016

2. Рамазан — ураза ае.

Рамазан аеның төп гыйбадәте — фарыз рузасы. Аллаһ руза гыйбадәтенә башка гамәлләрдән аермалы буларак махсус саваплар вәгъдә итте. Гадәттә, кеше һәр эш өчен, уннан алып җиде йөзгә кадәр савап алырга мөмкин, ләкин руза бу «лимит» белән дә чикләнми.

Аллаһының илчесе әйтте: «Адәм баласының һәр гамәле үзе өчен. Бәндә аның өчен уннан алып җиде йөзгә кадәр изгелек-савап алырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә әйтә: „Әмма, рузәдән башка. Дөреслектә, рузага әҗерне Мин Үзем бирәм. Бәндә үзенең шәһвәтеннән, ризык һәм эчемлегеннән Минем өчен тыелды“. Руза тотучының ике шатлыгы бар, беренчесе авыз ачканда, икенчесе Раббысы белән очрашканда». (Бохари, Мөслим риваятьләре).

Дөньядагы шатлыгы.

Әлхәмдүлилләһ, һәр гыйбадәтнең шатлыгы дөньяда да, ахыйрәттә дә була. Рузәнең дөньядагы шатлыкларының берсе: авыз ачканда кичергән сөенечле мизгелләр. Раббыбыз безнең табигатьләребезне ашамлык, эчемлек һәм никах кебек нәрсәләр белән бәйләде. Кешене берникадәр вакытка шул нәрсәләрдән мәхрум итеп, соңыннан яңадан рөхсәт итсәң, кеше аның өчен куана. Күрергә өйрәнгән хатын-балаларыңны да бераз күрми торсаң аларны сагынасың, соңыннан күрешкәч сөенәсең. 17-18 сәгать авызыңа су да алмый торганнан соң, беренче җимешнең, беренче йотым суның карынга керүе белән күңелләр күтәрелә.

Кеше кояш баерга калган соңгы минутларны ничек түземсезлек белән шатланып көтсә, Аллаһ Тәгалә дә безнең шул көтүләребезне ярата. Хәдистә килгәнчә, Аллаһка иң сөекле кешеләр вакыт җиткәч тә тизрәк авыз ачарга ашыгучылар. Минем сабырлыгым тагын ике сәгатькә җитә әле дип, уразаны озынайту изгелек саналмый. Ураза тотучы Раббыма якынаям дип көндезен үзенең теләк шәһватләрен калдырса, кичен Раббыма якынаям дип шул шәһватләренә ашыга. Нәтиҗәдә, ач торуы да, ашавы да изгелек булып чыга. Көндезен савапны сабыр итеп җыйса, кичен ризыклана һәм Раббысына шөкер итә.

Ахирәттәге шатлыгы.

Әлеге гыйбадәтнең иң зур шатлыклары бөек Кыямәт көнендә булыр. Аллаһ ураза тотучыларны үзенең җәннәт бакчалары белән көтә һәм алар өчен махсус ишек әзерләгән. Пәйгамбәребез: «Дөреслектә, җәннәттә бер ишек бар. Аңа „Әр-Раян“ диелер. Кыямәт көнендә ул ишектән ураза тотучылар гына керер. Алардан башка ул ишектән һичкем кермәс. „Кайда руза тотучылар?“ — дип әйтелер. Шулвакыт руза тотучылар торып басарлар. Алар җәннәткә кергәч, ишек ябылыр һәм бер кем дә ул ишектән кермәс», — диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).

Рамазан аенда тоткан рузаның савабы шулкадәр күп, әгәр кеше бер көн рузасын сәбәпсез калдырса, кулыннан ычкынган савапны гомере буе тотып та кайтара алмый.

Пәйгамбәребез: «Кем сәбәпсез Рамазанның бер көнен ашаса, гомере буе руза тотса да кайтара алмый», — диде (Тирмизи риваяте).
Поделиться ссылкой:
Время намаза на 26.04.2024

00

:

00

:

00

Фаджр — 3:38
Восход — 5:24
Зухр — 12:46
Аср — 16:45
Магриб — 20:08
Иша — 21:46

Расписание на месяц

Фаза луны
16 лунный день
Стареющая Луна
Видимость: 97.09%
Один аят из Корана

«Оберегайте намазы, и особенно, средний (послеполуденный) намаз. И стойте перед Аллахом смиренно.»

Аят 238, Сура 2 «Аль-Бакара»