7. Рамазан дәресләре. Хисап(ревизия) ае.

14 Июня 2016

Рамазан аенда иман нуры яңара, күңелләр сафлана. Ашау-эчүгә күп вакыт китми, шуңа күрә кешегә бераз уйланырга, тормыш-ахыйрәт турында фикер йөртергә форсаттыр. Гомумән, иман иясенең фикер йөртүе үзе гыйбадәт булып тора.

Еш кына дөнья базарында кайнашып, безнең туктап сулыш алырга да, артка борылып үткән юлны карарга, бүгенге һәм иртәгәсе көн турында уйланырга вакыт җитми. Ә бит иман әһеле һәрдаим үз-үзе белән ялгызы калып, үзенә хисап кылырга, ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга, ниндидер үзгәрешләр кертергә тиеш.

Газиз кардәшем, әйдә бүген, ялгызын калып, сөйләгән сүзләребезгә, кылган эшләребезгә хисап кылып карыйк. Баксаң, изгелекләребез бик тиз искә төшә, ә кимчелекләребез күренәме? Үзеңне башкалардан өстен куймадыңмы? Дустыңның шатлыгын күреп күңелеңдә көнчелек хисләрен тоймадыңмы? Телең гайбәт, ялган сөйләп керләнмәдеме?

Изгелекләреңне дә тикшерә башласаң, күпме кимчелек табуың бар. Һәркайсысы ихлас нияттән кылындымы? Намазыңа, сәдакаңа рия афәте кермәдеме? Гамәлеңне кылгач мактанып йөрмәдеңме? Үз-үзеңә сокланып гоҗеплек афәтенә чуммадыңмы? Әлеге сораулар безне һәрвакыт борчырга, уйландырырга тиеш. Күпләр дөньялыкта кылган изгелекләрен кыямәт үлчәвендә тапмаслар.

Гомәр ибн Хаттаб: «Хисап кылыгыз үзегезгә, хәттә сезгә хисап кылганчы. Үлчәгез үзегезне, хәттә сезне үлчәүгә салганчы. Бүген үз—үзегезгә хисап кылсагыз, иртәгәсе хисабыгыз җиңел булыр. Кыямәт көне өчен үлчәнегез. Ул көнне сезне үлчәүгә куярлар, эчегездә булган бер сер дә качып калмас», — диде.

Әлхәмдүлилләһ, Раббыбыз безгә иман бирде, изге айның уразаларын тотарга, намазларын укырга насыйп итә. Күпме көч куеп уразаны тотабыз, әмма ул ураза кабул буламы? Укыган намазларыбыз баш өстебездән ерак китәме?

Иман иясе кыла торган эшен алдыннан да артыннан да тикшерергә тиеш.

Иң элек эшләр алдыннан: Гамәлеңне кылыр алдыннан бер мизгелгә тукта һәм үз-үзеңә сорау бир: «Бу гамәл изгеме? Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың, — дигәннәр. Ул эшең дөнья һәм ахыйрәттә сиңа куаныч китерерме, әллә башыңа хәсрәт булып төшәрме?»

Әгәр кыласы гамәлең изге булып чыкса: «Моны нинди максат белән, кем өчен кыласың?» — дигән сорауны куй. Раббың ризылыгы өчен, ихласлык белен булса кыл, сине кеше күрсен, зурласын, мактасын өчен булса, файдасы булмас, белеп тор.

Эш үткәннән соң ничек тикшерергә? Кылырга мөмкинлегең булып та, күпме изгелекләрне кулдан ычкындырдың: намазны укыдың, әмма җәмәгать белән укысаң 27 мәртәбә артык савап алыр идең, сәдака бирергә мөмкинегең булды, әмма бирмәдең, кемгәдер ярдәм итәргә мөмкин иде, әмма сәбәбен табып катнашмадың...

Кеше изгелеген кылды да, әмма ихлас күңелдән булдымы? Аллаһ әлеге гамәлен кабул итәрме, юкмы?

Менә шулай изге кешеләр үзләренә-үзләре ревизия ясаганнар. Үз хаталарын тикшергәннәр. Шуңа күрә дә аларның кеше тикшерергә вакытлары калмаган. Без генә гел кеше тикшереп, үзебезнең гөнаһларны күрмибез. Кеше күзендәге чүпне күргән, үз күзендәге бүрәнәне күрмәс, ди.

Элгәре мөселманнар яртышар ел алдан исән-сау рамазанга ирешүне сорап дога кылсалар, рамазан үткәч тә, безнең кебек тынычланмаганнар, бәлки айлар буе рамазанда кылган гамәлләрем кабул булыр микән? — дип кайгырганнар.

Ә бит мал-мөлкәт ияләре һәрдаим үз байлыклары өчен куркып яшиләр. Доллар җыючылар, гел курс карыйлар. Бәяләр үзгәрүләрен күзәтәләр. Кибет хуҗалары ялган акчаны аера торган җиһазлар алып куялар. Ялган акча керә күрмәсен. Акча янчыкларын кат-кат санап, хисаплап торалар. Ә иман ияләре, нишләптер, үз иманнары өчен борчылмыйлар. Изгелек кылучылар гамәлләре өчен курыкмыйлар.

Пәйгамбәребез Хөзәйфәгә мөнафыйкларның исемнәрен әйткәч, Гомәр ибн Хаттаб аның янына килде һәм: «Пәйгамбәр мине дә алардан әйтмәдеме?» — дип сорады.

Исән чакта җәннәт белән сөендерелгән Гомәр үзен икейөзле түгел микән дип курыккан, ә без кайвакыт, бераз гына изгелекләр кылабыз да, үзебезне фәрештә валчыгыдай изге дип йөрибез.

Рамазан нәфесләрне тыя торган ай. Нәфес хыянәтче иптәш кебек, аны игътибарсыз калдырсаң, бөтен нәрсәңне алып кача, — дигәннәр. Бүген, нәфесләр бәйдән ычкынган дөньяда, үз нәфсебезне никадәр катырак тотсак, иртәгәсе көнебездә — бөек Хисап көне Кыямәттә тынычлап ял итәрбез.

Йә, Раббым, безгә үзебезнең иманыбызны, кылган эшләребезне тикшереп яшәүләрне насыйп ит. Тота торган уразаларыбыз белән үз нәфесләребезне йөгәнләп, мин-минебезгә кол булудан сакла.
Поделиться ссылкой:
Время намаза на 29.03.2024

00

:

00

:

00

Фаджр — 4:49
Восход — 6:28
Зухр — 12:53
Аср — 16:21
Магриб — 19:18
Иша — 20:52

Расписание на месяц

Фаза луны
18 лунный день
Стареющая Луна
Видимость: 83%
Один аят из Корана

«Доброе слово и прощение лучше милостыни, за которой следует обидный попрек. Аллах — Богатый, Выдержанный.»

Аят 263, Сура 2 «Аль-Бакара»