8. Рамазан дәресләре. Гафу итү ае.

16 Июня 2016

Изге Рамазанда ураза тотулар, кичке намазларны укулар, дога кылулар барысы да безнең җыелып килгән гөнаһларыбызның кичерелүенә сәбәптер.
Аллаһы Тәгалә: «Ий бәндәләрем, сез көне-төне хаталар кыласыз, ә Мин барча гөнаһларыгызны гафу итәм. Миннән гафу үтенегез, сезне кичерермен», — дип әйтә.

Аллаһының безне гафу итүен яратабыз, әмма үзебез безне кайвакыт кимсеткән, кадеребезне белеп бетермәгән кешеләрне гафу итәргә яратабызмы?

Раббыбыз Коръәндә берничә урында безне гафу итешеп яшәргә чакыра. Шунысы кызык, гадәттә бу әмер ике сүз белән килә. Мәсәлән, «Бәкара» сүрәсенең 109 аятендә: «Кешеләрне гафу итегез һәм кичерегез», — диелә.

Кешене гафу итү аңа тиешле җәзасыннан азат итү, дигәнне аңлата. Ә менә кичерү сиңа начарлык кылган кешегә карата күңелеңне нәфрәт, ачу хисләреннән тазарту була. Кайбер кешеләр: «Ул кабәхәт кеше инде, ләкин мин аны гафу иттем», — диләр. Бәлки, ул аны гафу иткәндер, ләкин аңа карата күңелендәге нәфрәт хисләрен бетерә алмаган. Кыскасы, гафу иткән, ләкин кичермәгән. Шуңа күрә, Аллаһ: «Гафу итегез һәм кичерегез», — диде.

Изге Рамазанда Аллаһ күпме кешеләрнең гөнаһларын кичерә. Әйдәгез, без дә кешеләрне гафу итик. Рәнҗү, үпкә кебек авыр йөкләрне еллар буе күңелдә күтәреп йөреп, йөрәкләрне туздырмыйк. Гомумән, өч көннән артык кешегә ачу тоту дөрес түгел.

Пәйгамбәребез: «Мөселманга мөселман кардәшен өч көннән артыкка калдыру хәләл түгел», — диде (Б-М). Икенче бер хәдистә: «Икесе арасыннан хәерлерәге сәлам биреп сүз башлаганы», — диде. «Алдан килгәне, җәннәткә дә алдан керер», — дип тә әйтте.

«Гафу итәсе килми бит». «Гафу итүләре бик авыр бит», — дисезме? Әлбәттә, җиңел түгел. Бигрәк тә, үпкәнең күңел кылларының арасына кысылып калган әсәрләреннән арыну авыр. Ләкин, авыр булса да, кичерик. Бәлки, кемнедер гафу итә алуыбыз сәбәпле, Аллаһыдан безгә күпме нигъмәтләр килер, безгә Үз рәхмәтен салыр.

Гафу итү — кешегә Аллаһтан бирелгән иң бөек сыйфатларның берседер. Кешеләрне гафу итә белү Аллаһ каршында зур изгелек, гыйбадәт санала. Аллаһ әйтте: «Аларны гафу ит, кичер һәм бел: Аллаһ игелек кылучыларны сөя» («Мәидә» сүрәсе, 13).

Әлеге бөек сыйфатның иң зур үрнәге сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт. Аны күпме кешеләр рәнҗеттеләр, ул аларны гафу итте: читне дә, туганын да, дустын да, дошманын да... Хатыны Гаишә әйтүенчә: «Аллаһының илчесе явызлыкка явызлык белән түләмәде, бәлки гафу итә һәм кичерә иде» (Тирмизи риваяте).

Явызлыкка явызлык белән кайтарырга көчең җитеп тә, кешен гафу итә алуың синең гаҗизлегең түгел, көчең һәм дәрәҗәңдер. Пәйгамбәребез: «Аллаһ гафу иткәне өчен кешегә гыйззәт-дәрәҗәдән башканы өстәмәс», — диде (Мөслим риваяте).

Аллаһ безнең гөнаһларыбызны кичерә торган рамазан аенда үзебез дә рәхимле булыйк, бер-беребезне гафу итеп, кичереп яшик.
Поделиться ссылкой:
Время намаза на 29.03.2024

00

:

00

:

00

Фаджр — 4:49
Восход — 6:28
Зухр — 12:53
Аср — 16:21
Магриб — 19:18
Иша — 20:52

Расписание на месяц

Фаза луны
18 лунный день
Стареющая Луна
Видимость: 83%
Один аят из Корана

«Тем, кто расходует свое имущество ночью и днем, тайно и явно, уготована награда у их Господа. Они не познают страха и не будут опечалены.»

Аят 274, Сура 2 «Аль-Бакара»