Рамазан белән тәбрикләү - Мөхәммәд хәзрәт Байбиков

13 Июля 2013

Бисмилләһир — рахмәнир — рахим.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Барыгызны да мөбәрак Рамазан аеның башлануы белән котлыйм!

Рамазан Аллаһ Тәгалә тарафыннан сайлап алынган бөек ай. Бу айда Раббыбыз Үзенең колы һәм илчесе Мөхәммәд салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә Коръән иңдерә башлады. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: «Рамазан ае шундый ай ки, ул айда Коръән иңдерелде: кешеләргә туры юлны күрсәтүче, һидәятне ачык бәян кылучы һәм дөресне ялганнан аеручы итеп»

Фарыз кылынган уразаны да Аллаһыбыз нәкъ Рамазан аенда тотарга әмер бирде:

«Сезләрдән Рамазан аенда ирешкән һәрберегез ураза тотсын»

Рамазанда рәхмәт ишекләре ачыла, газап ишекләре ябыла, шәйтаннар богаулана, гөнаһлар кичерелә. Пәйгамбәребез с.а.с. әйткән:

«Кем иман белән һәм Аллаһның рәхмәтен өмет итеп ураза тотучының элек кылган гөнаһлары кичерелер.»

Рамазан — җаннарны һәм тәннәрне пакълау ае. Ураза тотучы кол нәфсесе һәм канында йөрүче шайтанның зарарыннан котылыр.

Пәйгамбәребез с.а.с.үзенең хәдис шәрифләрендә әйткән: «И яшьләр! Әгәр өйләнә алсагыз өйләнегез, әгәр өйләнергә мөмкинлекләрегез булмаса, ураза тотыгыз, чөнки ураза тоту күзләрне харамны караудан тыя һәм зинадан саклый.»

«Дөрестәндә, шәйтан сезнең эчегездә кан агымы белән йөридер, аның йөрү юлларын ураза тотып тарайтыгыз.»

Рамазан — мөэминнәрнең җаннарын тәрбияләүче ай. Вакытлыча гына булса да ач торган кеше башка ач — ялангачларның хәлен яхшы аңлар, йөрәгендә аларга карата кызгану һәм юмартлык хисе уяныр. Шул сәбәпле җәмгыяттә дуслык, мәрхәмәтлелек һәм татулык артыр. Яман гадәтләр белән чирләүчеләр дә бу айга игътибарлы булсын иде. Күпме кешеләр Рамазанда ихтыяр көче туплап, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән эчкечелек, тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләрдән арыналар.

Әйдәгез, кардәшләр, әлеге бөек айны изгелекләр кылып уздырыйк.

Пәйгамбәребез с.а.с.дә Рамазанда күбрәк изгелекләр кылган. Аеруча, соңгы 10 көнендә җәмигъ мәчетендә иэтикәф кылып, Аллаһы Тәгаләгә якынайган. Онытмыйк, дөнья фани,ә ахирәт мәңгелек.

«Ахирәт дөньяга карата яхшырак» — диде Аллаһы Тәгалә.

Аллаһтан сорыйбыз, әлеге мөбәрак айны уразалар тотып, намазлар, Коръән укып һәм башка Раббыбыз сөйгән гамәлләрне кылып уздырырга насип итсен, барчабызга да ураза тотучылар әһеленнән булып, җәннәтнең әр-Райан ишекләреннән керергә язсын; үзебезгә, якыннарыбызга һәм барча мөэмин-моселманнарга исәнлек-саулык, бәхет бирсен; гаиләләрдә, җәмгыяттә һәм дөньяның бөтен җирендә тынычлык урнаштырсын. Әмин.

Иң изге теләкләр белән Ульян өлкәсенең Диния нәзарәте рәисе, мөфти, Мөхәммәд хәзрәт Байбиков.

Июль 2013ел.
Поделиться ссылкой:
Время намаза на 15.02.2025

00

:

00

:

00

Фаджр — 6:27
Восход — 8:10
Зухр — 13:02
Аср — 15:24
Магриб — 17:55
Иша — 19:32

Расписание на месяц

Фаза луны
18 лунный день
Стареющая Луна
Видимость: 91.43%
Один аят из Корана

«Делайте пожертвования на пути Аллаха и не обрекайте себя на гибель. И творите добро, поскольку Аллах любит творящих добро.»

Аят 195, Сура 2 «Аль-Бакара»