6. Рамазан дәресләре. Рәхим-шәфкать ае.

14 Июня 2016

Аллаһ Үз рәхмәте белән безне бар итте. Һәр мәхлук (создание) Аның рәхмәте белән яши. Бездә булган һәр нигъмәт, һәр хәерлелек Аның рәхмәте белән килә, һәр явызлык, бәла-каза бездән Аның рәхмәте белән китә. Аллаһының гыйлеме кая ирешсә, рәхмәте дә шунда кадәр ирешә.

Изге Рамазанда Аллаһының рәхмәте тагын да арта: бу айда Коръән иңде, фарыз уразасы килде, гөнаһларны кичерә, догаларны кабул итә, гамәлләрнең әҗер-савабын арттыра, күпме кешене уттан котылдыра... Әмма, Аллаһының рәхмәтенә ирешим дигән, үзе дә рәхим-шәфкатьле булырга тиеш.

Пәйгамбәребез: «Рәхим-шәфкать кылмаган кешенең үзенә дә рәхим-шәфкать булмас», — диде.

Шуңа күрә, кешеләр дә бер-берсенә рәхимле булырга тиешләр, аеруча, рәхмәт ае — Рамазанда.

Йөрәгендә рәхим-шәфкате булмаган кеше — бәхетсез кеше. Пәйгамбәребез: «Рәхим-шәфкать бәхетсез кешедән генә китә», — диде.

Рәхимлелек зур байлык, зур көчтер. Кылыч һәм көч астында бөгелмәгән йөрәкләр, рәхим-шәфкать астында бөгелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт үз халкына кылыч тотып килмәде, әмма аның коралы кылычтан үткен булды.

Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең гаделлеге, гадилеге һәм рәхимле булуы белән күпме халыкларны үз артыннан ияртте, бүгенге көндә дә миллиардтан артык кешенең күңел түрләрендә утыра.

Аллаһы Тәгалә әйтте: «Аллаһының рәхмәте илә син кешеләргә карата миһербанлы булдың. Әгәр аларга карата кырыс һәм каты бәгырьле булсаң, һичшиксез, алар синнән качар иде» (Әль Гыймран 159).

Иман ияләре рәхим-шәфкатьтә бер тән кебек. Пәйгамбәребез: «Мөэминнәр бер-берсенә рәхимле булуда, бер-берсен яратуда бер тән кебек. Әгәр бер әгъзасы сызланса, калган әгъзаларны да сызлата һәм йоклатмый», — диде (Бохари һәм Мөслим).

Бармак киселсә, икенче кул анна көлми. Бөтен тән борчылырга тотына. Баш уйлый, тел сорый, аяк чаба... Кешеләр дә бер-берсе белән шулай булсалар иде. Бер-берсенең кайгысына сөенү түгел, киресенчә, сызлансалар һәм ярдәмгә ашыксалар иде.

Пәйгамбәребез безне өлкән буынга, хатын-кызларга карата, сабыйларга карата рәхимле булырга өйрәтте. Гаиләдә ир кеше үлсә, аның җәмәгате тол кала. Пәйгамбәребез: «Кем тол калган хатын-кызларга һәм факыйрь-мескеннәргә ярдәм итә, ул Аллаһ юлында җиһат кылучыга, яки көндезләрен тоташ ураза тотучыга, төнләрен йокламый намаз укучыга тиң», - диде.

Атасы үлгән сабый ятим дип атала, гәрчә әнисе исән булса да. Пәйгамбәребез: «Мин һәм ятим баланы кайгыртучы җәннәттә шушылай бергә булырбыз», — диде. Шөкер, халкыбыз арасында ятим балаларны алып, аларга үз әти-әниләре дә бирмәгән назны күрсәтүче кешеләребез бар.

Гомумән, күңелендә шәфкате булган балаларны яратырга тиеш. Бервакыт, пәйгамбребез оныгы Хәсәнне кочаклап үбә. Аның өендә утырган бер кеше моны күрә һәм: «Минем ун улым булып та, берсен дә үпкәнем юк», — дип әйтә. Пәйгамбәр: «Рәхимле булмаганның, үзенә дә рәхимлек кылынмас», — дип әйтә (Бохари һәм Мөслим).

Сөбханәллаһ, пәйгамбәребез безне хәтта хайваннарга карата да шәфкатьле булырга өйрәтте. Бәнү исраиль халкындагы бер хатын чүлдән кое тирәсендә бөтерелүче сусаган этне күрде һәм коедан су күтәреп аны эчертте. Шушы игелеге өчен Аллаһ аның гөнаһларын кичерде.

Икенче бер хатын өенә алып кайткан песиен ашатмады, чыгарып та җибәрмәде, ачка үлгән песи сәбәпле Аллаһ аны газапка тартты.

Газиз, дусларым. Изге айда изгелек кылып, күңелләрне нечкәртик. Бер-беребезгә карата миһербанлы, шәфкатьле булыйк.
Поделиться ссылкой:
Время намаза на 27.04.2024

00

:

00

:

00

Фаджр — 3:36
Восход — 5:22
Зухр — 12:46
Аср — 16:46
Магриб — 20:10
Иша — 21:49

Расписание на месяц

Фаза луны
17 лунный день
Стареющая Луна
Видимость: 92.72%
Один аят из Корана

«Оберегайте намазы, и особенно, средний (послеполуденный) намаз. И стойте перед Аллахом смиренно.»

Аят 238, Сура 2 «Аль-Бакара»